ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе
7нче апрель, шимбә көнне Яңа шәһәр урман аланында чаңгы сезонын ябуга багышланган ярышлар оештырыла. Әлеге зур чараның максаты : район халкы арасында чаңгы спортын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешенә тарту, иң көчле чаңгычыларны ачыклау һ.б.
Зәйдә 12 апрельдә (пәнҗешәмбе көнне) эшсез гражданнарга психологик халәт буенча дәүләт хезмәте күрсәтү оештырыла. Ул “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында үткәреләчәк. Анда катнашу өчен мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак исәптә торучы 7 кеше чакырыла.

4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе
Предприятиеләрдә актив мәшгульлек сәясәте алып бару мөмкинлеген ачыклау, һөнәри белгечлекләргә ихтыяҗны билгеләү, эш бирүчеләргә хокукларын һәм бурычларын аңлату максатында Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре “Маркетинг визиты” чарасын тормышка ашыруны дәвам итә.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Куркынычсызлык советы, республикада хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмә һәм ТР террорга каршы комиссиясенең уртак утырышы булды. Уртак утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә, республика районнары катнашында видеоконференция элемтә режимында узды.
12 апрельдә көндезге сәгать 3тән 4кә кадәр “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге җәмәгать кабул итү пунктында (Чапаев урамы, 1нче йортта урнашкан үзәк китапханә бинасында) гражданнарны шәхси сораулар белән шәһәр Советы депутаты Азат Мансур улы Вәлинуров кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 8(85558) 7-30-94.

3 нче апрельдә Яңа Чишмә районында “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестиваленең зона этабы узды. Конкурста төрле номинацияләрдә 95 бала көч сынашты. Анда вокал буенча Сарсаз-Баграж авылыннан Алексей Краснов, хореография буенча“Каприз” һәм “Счастье” балалар сәнгать мәктәбе коллективлары чыгыш ясады. 5 нче мәктәп укучысы Эльвира Минһаҗева нәфис сүз сөйләде. 2 нче мәктәп мода театры күрсәтте. "Талантлы гаилә" номинациясендә 6 нчы мәктәптән Петровлар гаиләсе катнашты. Аксар авылы мәктәбенең “Тау чишмәсе” халык уен кораллары ансамбле һәм татар гимназиясенең “Мирас” һәм "Азаль" ансамбльләре чыгышы тамашачы күңеленә хуш килде.


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе
Россия халкы 1 май бәйрәменә дүрт көн рәттән ял итәчәк. Бу турыда Федераль хезмәт һәм мәшгульлек агентлыгына сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә. Ял көннәре 29 апрель - якшәмбедән башланып, чәршәмбе - 2 майга кадәр дәвам итәчәк.
Бүген Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены үз эшен башлады. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр советы белән берлектә оештырды.
Кадер авылында “Иҗади десант: яшьләр бүген, иртәгә” дип исемләнгән фестивальнең төбәк туры үтте. Аның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне кисәтү, балалар һәм яшьләрнең иҗади активлыгын үстерү. Фестиваль нәтиҗәләре буенча Югары Шепкә авылы мәдәният йорты җиңүче булды. Түбән Биш белән Дүрт-Мунча авылы мәдәният йортлары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Җиңүчеләргә диплом һәм кубоклар тапшырылды.
Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасында Лев Толстой елы уңаеннан уздырылган район бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге ике номинациядә уздырылган иде. Беренчесе - “Л.Н.Толстойның әдәби герой музее” - балалар арасында язучының әсәрләре буенча кул эшләнмәләре әзерләү, икенчесе – “Син Л.Н.Толстой турында беләсеңме” – 15тән алып 30яшькә кадәр үсмерләр һәм яшьләр арасында викторина сорауларына җавап бирү. Беренче номинациядә авыл һәм шәһәр китапханәләреннән 29 бала катнашты. Икечесендә (ул массакүләм мәгьлумат чаралары буенча игълан ителгән иде), китапханәнең электрон почтасына 20 кешедән җаваплар килде. Мәртәбәле жюри арадан иң – иңнәрен сайлап, җиңүчеләргә һәм актив катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Бәйрәм “Бердәм Россия” партиясенең Зәй бүлекчәсе ярдәме белән уздырылды. Кичәдә катнашучылар, Лев Толстойның Филипогын (Минаева Е.П.), җиңүчеләрне котлап җыр башкаручы Алсуны бик җылы – алкышлар белән кабул иттеләр. Кроссворд чишү дә, әсәрләр буенча сорауларга җавап бирү дә, “Бабай һәм онык” курчак театры тамашасы да барчасының күңелләренә хуш килде.) Бергәләшеп чәй өстәле арасында аралашырга да, китапханә буйлап экскурсиядә йөрергә дә өлгерделәр балалар. Бу чара, чын мәгънәсендә, балалар өчен истә калырлык бер бәйрәм булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International