ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе
14 апрельдә Мәскәүдә каратэ буенча Россия беренчелеге узды. Анда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 700дән артык спортчы катнашты.

14
апрель, 2018 ел
шимбә
13 апрель көнне Зәй мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнарга психологик ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү кысаларында “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре тренинг - шөгыльләр оештырдылар.
13 апрельдә Казанда Татарстанның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәләре вәкилләрен хөрмәтләделәр. Казан Ратушасында «Татарстан Республикасының 2017 елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.

13
апрель, 2018 ел
җомга
Ямьле апрель ае - Тукай ае буларак күңелгә кереп калган. Шуны истә тотып Үзәк балалар китапханәсендә “Уймак кыз” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән “Без - Тукай оныклары” дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Әкият геройлары белән курчак театры тамашасында очрашу да, бөек шагыйребезгә багышланган электрон презентация дә, күргәзмәдәге матур – матур әкиятләр һәм шигырь китаплары да – бар да ошады сабыйларга. Ә шагыйребезнең, дөнья халыкларының 15 телендә тәрҗемә итеп бастырылган “Шүрәле” әкиятен, балалар кулдан – кулга йөртеп кат – кат карадылар.
Бүген Зәйнең “Нур” мәчетендә кичен Мигъраҗ кичәсе була. Мигъраҗ кичәсе Рәҗәб аеның егерме алтынчы көненнән егерме җидесенә каршы кичкә туры килә. «Нур» мәчетендә әлеге кичә уңаеннан вәгазь укыла, ястүдән соң тәсбих намазы укыла.

13 нче апрельдә зур залда район башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә район һәм шәһәр Советы утырышлары узды. Аның эшендә Зәй шәһәре прокуроры, Совет һәм Башкарма комитет җитәкчеләре, җаваплы белгечләр, территориаль һәм дәүләт органнары, масса-күләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты. Утырышта финанс-бюджет палатасы рәисе В.Э.Шакирҗанова, контроль-исәпләү палатасы рәисе С.М.Минебаева, эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары А.Н.Симцов, Зәй шәһәре прокуроры Р.Р.Кәримов, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р.Р.Шәйхиев, Советның юридик бүлек башлыгы В.В.Кудряшов һәм район Советы гомүми бүлегенең кадрлар белән эшләү секторы мөдире М.Г.Сергеевалар чыгыш ясады. Көн тәртибенә кертелгән барлык сораулар буенча район һәм шәһәр депутатлары тиешле карарлар кабул иттеләр.


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе
12 апрель көнне, Үзәк китапханәнең татар бүлеге, Мәдинә Маликованың “Арыш тәме” китабы буенча, китап укучылар конференциясе үткәрде. Күренекле язучы, публицист, драматург, детективлар остасы, җәмәгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Хөсәен Ямашев исемендәге бүләк иясе, 2017 елда “Арыш тәме ” китабы өчен Габдулла Тукай исеменәге бүләккә ия булды. Алып баручылар Галимова В.Ш. һәм Валиуллина Л.М., килгән кунакларны язучының тормышы, иҗаты белән таныштырдылар. “Арыш тәме” әсәре буенча презентация, автор белән үткәрелгән интервьюдан видеоролик күрсәтелде. Әсәрнең кыскача эчтәлегенә тукталганнан соң, китапны укыган укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, төп геройлар һәм аларның тормыш рәвеше турында төрле фикерләр яңгырады. Мәдинә Маликова иҗаты татар әдәбиятында үзенең лаеклы урынын алды. Күренекле әдибебез киләчәктә дә яңадан-яңа әсәрләре белән укучыларны куандырыр, дип, чын күңелдән ышанасы килә.
12 нче апрельдә район башлыгы Разиф Кәримов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, «Агрокөч-Төркем» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, «Агрокөч» АҖ холдингы генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге һәм белгечләре катнашында техникаларның барлык системалары каралды.
Зәйдә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру буенча дәүләт хезмәтләр күрсәтү тәртибе каралды. Бу көннәрдә Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре сыйныф җитәкчеләре семинарында катнашты.

11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе
Зәйдә җирлек Советларының урыннарда күчмә утырышлар уздыруы дәвам итә. Бүген шундый утырышларның чираттагысы Якты Күл авыл җирлегендә узды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Семинарда катнашучылар Якты Күл авыл фельдшер-акушерлык пункты эше белән таныштылар, Якты Күл мәктәбе һәм балалар бакчасында булдылар. Янгын гидрантын сынап карауны күрделәр. Киңәшмәнең пленар өлеше Якты Күл авылы мәдәният йортында дәвам итте. Киңәшмәдә Якты Күл авылы җирлегенең узган елдагы эшчәнлеге һәм 2018 нче елга куелган планнары һәм башка күп төрле авыл җирлегенә кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләшү булды. Киңәшмәгә йомгак ясап, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов авыл җирлеге башлыкларын, көн тәртибендә каралган мәсьәләләр буенча эшне тагын да җанландырырга, муниципаль милекне теркәү, шәхси хуҗалыкларны һәм кече фермаларны үстерү, мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру мәсьәләләренә аеруча игътибар итәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International