Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре “Энергетик” Мәдәният сарае муниципаль бюджет учреждениесендә булдылар

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе
Бүген Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре “Маркетинг визиты” чарасы кысаларында “Энергетик” Мәдәният сарае муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе Светлана Ревина белән очраштылар. Мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева мәшгульлек үзәге тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре, эш бирүчеләрнең бурычлары һәм хокуклары, хезмәт базарындагы хәл, “Работа в России" порталы мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирде. Шулай ук социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру, физик мөмкинлеге чикле кешеләргә эш урыннары булдыру мәсьәләләре каралды. Чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International