Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирма һәм бүлекчә җитәкчеләре һәм белгечләре белән берлектә район хуҗалыкларында булды. Алар “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, “Зәй” агрофирмасының “Шепкә”, “Нур”, “Ялкын” бүлекчәсенең Әхмәт һәм Бура-Киртә, “Восток” агрофирмасы “Тукай” бүлекчәсенең Куш-Елга, “Игенче” бүлекчәсенең Дүрт-Мунча, “Зәй шикәре” агрофирмасы “Родина” бүлекчәсенең Чыбыклы һәм Сәвәләй товарлыклы - сөтчелек фермаларындагы һәм “Зәй шикәре” агрофирмасы Поручик бүлекчәсе тукландыру комплексындагы эшләрнең торышы белән якыннан таныштылар, чираттагы язгы –кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр.