ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2018 ел
сишәмбе
4 майда Сарман районы Җәлил бистәсендә кече шәһәрләр һәм районнар яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча республика беренчелеге узды. Анда Җәлил бистәсенең “Җәлил” белән Зәйнең “Барс” командалары көч сынашты. Уен 1:2 исәбендә Зәй командасы файдасына узды. Команда тренеры - И. Р. Халиков.
17 майда Зәйгә Россия Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина эш визиты белән килә. Ул район җитәкчелеге белән эшлекле очрашу үткәрәчәк, мәктәпләрдә ачык дәресләр уздырачак, халык белән очрашып, предприятие яки сәнәгать мәйданчыгында булачак.

7
май, 2018 ел
дүшәмбе
Экологик икеайлык барышында зәйлеләр санитар көннәрдә тирә-юнь территорияләреннән чүп-чарны җыештыралар.

4
май, 2018 ел
җомга
Бүген районның социаль яклау идарәсе башлыгы Э.Г.Хүҗина Сарман районының Җәлил поселогы интернат йортында яшәүче хезмәт ветераны Татьяна Яковлевна Викторова янында булып, аны район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.

Зәй районында сугыш ветераннарын олылау дәвам итә. Бәйрәм уңаеннан Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев өч ветеранга Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән бүләк тапшырды.

Бүген хакимияттә район башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль район Советының өченче чакырылыш 30 нчы утырышы үтте.
Шушы көннәрдә сугыш һәм хезмәт ветераны Тарасова Анна Михайловна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котлауда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Чапков һәм район мәдәният идарәсе автоклубы артистлары катнашты. Анна Михайловнага Россия Президенты В.В.Путинның котлау открыткасы һәм район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.
11 майда шәһәр советы депутаты Е.В.Недошивина халыкны шәхси сораулары буенча кабул итәчәк. Кабул итү “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Зәй җирле бүлекчәсенең кабул итү бүлмәсендә, Зәй шәһәре,Чапаев урамы, 1 нче йорт адресы буенча (Үзәк китапханәдә бинасы) 15.00 -16.00 сәгатькә кадәр узачак. Алдан язылу өчен телефон: 8(85558) 7-30-94.

3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Районда социаль әһәмияткә ия булган объектларда республика программалары кысаларында алып барылучы төзелеш һәм төзекләндерү эшләре һәрдаим игътибар үзәгендә. Объектларны урынга чыгып тикшерү башкарылучы эшнең сыйфатын һәм үтәлү вакытын бәяләү мөмкинлеге бирә. 3 майда район башлыгы Р.Г. Кәримов район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, идарә башлыклары һәм белгечләре, подрядчылар белән берлектә төзелеп килүче шундый 8 объектта:
Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Тугачева Мария Ивановна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны туган көне белән район ветераннар Советы рәисе Н.И.Шипков һәм район мәдәният идарәсе артистлары котлады. Ветеранга Россия Президенты В.В.Путинның котлау открыткасы һәм район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International