ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүе ветераннарга карата ихтирам хисләре , шул ук вакытта яшь буында патриотик хисләр уята. Халыкара АҖЧ "Фаберлик" компаниясе хезмәткәрләре дә ветераннарыбызны бәйрәм белән котларга теләк белдерделәр. Зәйдә урнашкан "Фаберлик" компаниясе директоры Гильманова Оксана "Ветеранга бүләк" акциясен оештырды.

Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтёрлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә, “Йөрәк җылыбызны бүләк итик” дип исемләнгән акция оештырдылар. Алар Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йортларга барып үз куллары белән ясаган котлау открыткалары тапшырдылар. Ветераннар, үз чиратында, үзләренең сугыш вакытында күргәннәре, бүгенге тормышлары турында сөйләделәр.
10 нчы майда хакимияттә «Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге утырышы узды.

Зәйнең «Энергия» стадионында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан йөгерү буенча традицион эстафета ярышлары узды. Зәйдә мондый ярышлар беренче мәртәбә 1968 елда үткән. Ярышны тантаналы төстә ачуда район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе С.В. Максимов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Чапков һәм физкультура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Р.Р. Мәвләвиевлар катнашты.

Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре инвалидларны реабилитацияләү шәхси программасындагы тәкъдимнәрне үтәү максатында инвалидлык билгеләнгән һәм һөнәри эшчәнлеген, һөнәри реабилитацияне үзгәтергә мәҗбүр булган гражданнар белән очрашу үткәрде.

9
май, 2018 ел
чәршәмбе
Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтёрлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә патриотлык һәм Бө¬ек Ва¬тан су¬гы¬шын¬да һә¬лак бул¬ган¬нар¬ны ис¬кә алу символы бул¬ган Георгий тас¬ма¬лар¬ын та¬ра¬ттылар, халык белән аралашып, каһарман райондашларыбызның батырлыклары хакында сөйләделәр.
Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле зәйлеләр!Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән котлыйм.

8
май, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Президенты сугышта катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән 46 мең 177 кешене медаль белән бүләкләү турындагы указны имзалады. Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгән затларның барысы да республиканың «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнәчәк.

Рамазан ае быел 16 майда башлана. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре даталары билгеләнгән. Агымдагы елда Ураза гаете - 15 июньдә, Корбан гаете 21 августта бәйрәм ителә.

Зәй районында язгы кыр эшләре тулы куәттә бара. Әлеге мөһим кампания район башлыгы Разиф Кәримовның ныклы контролендә.  Бүгенге көнгә 13700 гектар мәйданда - арпа, 1500 гектарда чөгендер чәчелгән. Көзге культуралар тукландыру -100, күпьеллык үләннәрне тукландыру исә 82 процентта башкарылган. Көзге культураларны тырмалау эше дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International