Зәйдә каһарманнар аллеясы барлыкка килде

2018 елның 7 мае, дүшәмбе
Экологик икеайлык барышында зәйлеләр санитар көннәрдә тирә-юнь территорияләреннән чүп-чарны җыештыралар. Ефимов урамындагы 1/19 йорыт янындагы территория кыш буена җыелган чүп - чардан, коелган яфраклардан арындырылды. Анда яшәүчеләр утырткан 2 рәт агач үсентеләре бөре чыгара инде. Ә 5 май көнне биредә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында “Каһарманнар аллеясы" дигән акция узды. Бу территориядә ике рәт буйлап 73 чыршы агачы утыртылды. Акция Татарстанда игълан ителгән Урман утырту көненә багышланган иде. Беренче чыршыны район башлыгы Разиф Кәримов утыртты. Акциядә шулай ук шәһәр активистлары да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International