Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырды

2018 елның 4 мае, җомга

Зәй районында сугыш ветераннарын олылау дәвам итә. Бәйрәм уңаеннан Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев өч ветеранга Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән бүләк тапшырды. Ветераннарыбыз Василий Михайлович Казаков, Валентина Лукъяновна Лыкова һәм Мирсәлих Миргазыймович Җангировлар үзләренә күрсәтелгән хөрмәт йөзеннән, район башлыгына олы рәхмәтләрен җиткерделәр. В.Г. Акатьев аларга ихлас күңелдән сәламәтлек теләде һәм Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк тантаналы бәйрәмгә чакырды. Бәйрәм якынлашкан саен ветераннарны котлауга предприятия һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар, авыл хуҗалыгы башлыклары күпләп кушыла башлады. Район буенча ветеран, тол калган хатын-кызлар һәм тоткынлыкта булганнарга Россия Президенты В.В. Путин исеменнән 192, район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән 27 бүләк тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International