Район башлыгы Р.Г.Кәримов социаль әһәмияткә ия булган объектлардагы төзекләндерү һәм төзелеш эшләрен карады

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе
Районда социаль әһәмияткә ия булган объектларда республика программалары кысаларында алып барылучы төзелеш һәм төзекләндерү эшләре һәрдаим игътибар үзәгендә. Объектларны урынга чыгып тикшерү башкарылучы эшнең сыйфатын һәм үтәлү вакытын бәяләү мөмкинлеге бирә. 3 майда район башлыгы Р.Г. Кәримов район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, идарә башлыклары һәм белгечләре, подрядчылар белән берлектә төзелеп килүче шундый 8 объектта: Карман авылы күп функцияле үзәге, “Йолдызлык” балалар сәламәтләндерү үзәге, Зәй -2 бистәсендә урнашкан Яшьләр үзәге бинасы, Симашев урамында урнашкан ресурс үзәге, 9 нчы мәктәп, “Алтынчәч” балалар бакчасы, 2 нче поликлиника филиалы һәм Зәй үзәк хастаханәсенең диагностика корпусларында булдылар. Барлык җирдә төзелеш һәм төзекләндерү эшләре график буенча алып барыла. Объектларны караганда эшнең сыйфатына аеруча игътибар бирелде, агымдагы сораулар буенча фикер алышу булды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов килеп туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә кирәк булачагы турында тагын бер кат искәртте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International