Зәйдә монополиягә каршы хезмәт идарәсе вәкиле белән очрашу узачак

2018 елның 8 мае, сишәмбе
17 майда Зәйгә Россия Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина эш визиты белән килә. Ул район җитәкчелеге белән эшлекле очрашу үткәрәчәк, мәктәпләрдә ачык дәресләр уздырачак, халык белән очрашып, предприятие яки сәнәгать мәйданчыгында булачак. Иртәнге сәгать 9да хакимият бинасында гражданнары кабул итү планлаштырылган. Гүзәл Шәфигуллина шулай ук массакүләм мәглүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирәчәк, гражданнарны кабул итү үткәргәннән соң, журналистлар өчен брифинг оештырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International