Җиңү бәйрәме уңаеннан хезмәт ветеранына район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән бүләк тапшырылды

2018 елның 4 мае, җомга

Бүген районның социаль яклау идарәсе башлыгы Э.Г.Хүҗина Сарман районының Җәлил поселогы интернат йортында яшәүче хезмәт ветераны Татьяна Яковлевна Викторова янында булып, аны район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Тыл ветераны район башлыгына үзенең ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Э.Г.Хүҗина ветеранга сәламәтлек һәм тыныч тормыш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International