Зәйдә районкүләм ифтар мәҗлесе оештырылды

2018 елның 2 июне, шимбә

1 июньдә Зәйдә районкүләм ифтар мәҗлесе узды. Изге Рамазан аенда районыбыз мөселманнары өчен әлеге дини чараның дүртенче ел рәттән оештырылуы. Бу юлы да ураза тотучы райондашларыбызны автобуслар белән Политехник колледжга жыйдылар. Ифтарда район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин, Төркиядән килгән Коръән хафиз Абдулла хәзрәт Баяр, күрше район имам - мөхтәсибләре, район имамнары, район- шәһәрнең 200гә якын мөэмин-мөселманы катнашты. Гадәттәгечә, чарада катнашучылар вәгазьләр тыңладылар, авыз ачканнан соң күмәкләшеп ахшам һәм тәрәвих намазлары укыдылар. Ифтар - мөселманнарны берләштерү һәм изге Рамазан ае белән тәбрикләү чарасы гына түгел, ураза тотмаучы кешеләргә вәгазь тыңлап, үрнәк алу мөмкинлеге дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International