Бигеш авылы мәктәбенең 125 еллыгына багышланган яңа китап чыкты

2018 елның 4 июне, дүшәмбе
Зәй районының Бигеш авылы Мансур Хәсәнов исемендәге мәктәбенең 125 еллыгы уңаеннан “Бигешем –яшел бишегем, мәктәбем –яшьлегем тугае” дип исемләнгән китап дөнья күрде. Аның автор-төзүчесе - Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, танылган археолог Фаяз Хуҗин. Басманы әзерләүдә И. Г Зиатдинов, М.Ф. Зәйнетдинов, И. Г. Илдарханов, Р. Г. Искәндәров, А. В. Камилов, А. Х. Маликова, С. С. Мәүләветдинов, Р. Г. Насыйбуллин булышлык иткән. Китап берничә бүлекне үз эченә алып, мәгълүматларга бай. Фаяз Хуҗин моннан 7 ел элек Зәй районының күренекле кешеләре турында китап әзерләгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International