Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре “Зәй икмәк кабул итү предприятиесе” ААҖендә булдылар

2018 елның 6 июне, чәршәмбе
Бүген Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре “Маркетинг визиты” чарасы кысаларында “Зәй икмәк кабул итү предприятиесе” ААҖ җитәкчесе белән очраштылар. Мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева үзәк тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре, эш бирүчеләрнең бурычлары һәм хокуклары, хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат бирде. Аннан 2018 елга резервка кертелгән аеруча социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе каралды. “Россиядә эш” порталы мөмкинлекләре турында аңлатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International