ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2018 ел
җомга
Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйлары якынлаша. Иске Зәй бистәсендә Сабантуе шимбә көнне – 16 июньдә узачак. Бәйрәм көндезге сәгать 11дә башлана. Сабантуй бәйрәменә бистәдә күркәм йола-гадәт буенча 13-14 июньдә бүләк җыю оештырылачак. Бистә халкы, кунаклар бәйрәмгә күтәренке рух, яхшы кәеф, күркәм хезмәт уңышлары белән килер, дигән теләктә калабыз.
Бүген социаль хезмәткәрләр көне. Ул Россиядә һәр елны 8 июньдә билгеләп үтелә. 2018 елда рәсми рәвештә 18нче тапкыр бәйрәм ителә. Истәлекле көн Россия Президенты кул куйган Указ нигезендә гамәлгә кергән. Иртәгә Зәйнең әлеге тармак хезмәткәрләре өчен социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә бәйрәм тантанасы узачак.
2018 елның май аеннан Россиядә “Транспорт чараларын тикшерү” турындагы Законга тагын үзгәрешләр керде. Хәзер техниканы караучы операторлар, транспорт чарасы куркынычсызлык нормаларына туры килмәсә дә, диагностика картасын кире бирергә бурычлы. Әмма бу хакта картада искәртмә язылырга тиеш.

7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Беренче июньнән Зәйдән 65 укучы җәйге каникуллар вакытында эшкә кереште. Яшүсмерләр Зәй ГРЭСына һәм яшьләр эшләре идарәсенә эшкә урнаштырылды.
Бүген хакимияттә район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина катнашында Зәй муниципаль районы Советының социаль яклау, балалар һәм яшьләр эшләре буенча һәм Зәй шәһәренең яшьләр сәясәте, социаль сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният буенча даими комиссияләренең уртак утырышы узды.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 8 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән туфракта - 1 градуска кадәр салкын булырга, кырау төшәргә мөмкин. Сак булыгыз!

7 нче июендә Казанның "Пирамида" сараенда "Ел табибы-Ак чәчәкләр-2018" бәйгесенә йомгак ясау тантанасы узды. Тантаналы чарада район башлыгы Р.Г. Кәримов, районның баш табибы Р.Р. Әмиров, педиатрия бүлеге табиб-педиатры Г.М. Абрамов катнашты. “Беренчел звенода иң яхшы табиб" номинациясендә җиңүгә Зәй үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлеге табиб-педиатры Григорий Абрамов иреште.
Җәй башлану белән ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары балаларны кабул итә башлый. Районда атна дәвамында аларны тантаналы төстә ачу чаралары үтте. 6 июньдә шәһәр читендә урнашкан “Йолдызлык” лагеренда да беренче смена эшли башлады. Лагерьне тантаналы төстә ачуда район башлыгы Р.Г. Кәримов, җитәкчеләр һәм әти-әниләр катнашты. Быел лагерьның беренче сменасына 120 бала килде. “Йолдызлык”та 4 сменада барлыгы 460 бала ял итәчәк.

6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Шәһәр төзелеше Советы узды. Көн тәртибенә 4 сорау куелган иде. Үзләренең эскиз проектлары белән шәхси эшмәкәрләр Ногманов Ф.Г.,Шәгиев Л.М.,шәхси эшмәкәр Бәдретдинов Р.Ф. һәм “Агроторг” ҖЧҖ е вәкилләре таныштырды. Тәкъдим ителгән проектлар өйрәнелде, фикер алышу булды. Утырышка район башлыгы Р.Г. Кәримов нәтиҗә ясады.
Бүген Зәйнең Мирный бистәсе паркында бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 219 ел уңаеннан «Безнең патшалыкта» дип исемләнгән квест-уен оештырылды. Чарада шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре язучы иҗаты турында сөйләделәр. Балалар арасында әсәрләре буенча әдәби викторина да уздырылды. Аннан балалар аның әкиятләре буенча персонажларны асфальтта ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International