ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Зәй игенчеләре эшчәнлеген югары бәяләде

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Зәйдә республика игенчеләрнең төбәкара семинар-киңәшмәсе узды. Семинарда ТР Премьер - министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм "Агрокөч" АҖ генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, республиканың 12 районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, җир эшкәртү һәм механикалаштыру буенча консультантлар, «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе вәкилләре, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, хуҗалыклар агрономнары катнашты. Кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде. Семинар эше Сәвәләй сорт сынау участогыннан башланды. Әлеге участокта дистәләгән культураның 200 дән артык сорты һәм гебридлары сынала. Анда кунаклар сортларны сынау конкурслары нәтиҗәләре белән таныштылар. Аннан аграрийлар республикада урып-җыю эшләрен оештыру, 2018 елгы уракны уздыру тактикасы, көзге культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салу мәсьәләләре буенча фикер алышты. Чыгышларда көзге культуралар, аерым алганда көзге бодай игүнең нәтиҗәлелегенә басым ясалды. Зәй районын әлеге уңайдан өлге итеп куярлык. Быел район буенча 12 мең 800 гектарда көзге бодай, 8мең 400 гектарда язгы бодай, 14 мең 500 гектарда арпа, 17шәр мең гектарда – техник һәм азык культуралары, 10 мең гектарга якын мәйданда чөгендер игелде. Авыл хуҗалыгы министры һәм башка кунакларга «Зәй шикәре» агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсе чөгендер һәм көзге бодай басуларын күрсәттеләр. Татлы тамырның 200-230 грамм авырлыкка җиткәннәре дә бар. Көзге бодай басуы да мул –гектарыннан 56 центрнер уңышы белән куандыра. Әлеге басуга көзен гектарына 120 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы кертелгән, май аенда яфрактан биологик препаратлар белән тукландырылган. Җәйнең башта салкын булуы, аннан корылыгы белән сынавына карамастан, басуларда күкрәп мул уңыш өлгереп килә икән, бу- районның тотрыклы эшләве, инновацион алымнар кулланып, җир эшкәртүгә фәнни яктан якын килү, яңа технологияләр куллану нәтиҗәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International