Зәйдә урак кызу темпларда бара

2018 елның 25 июле, чәршәмбе
Зәй авыл хуҗалыгы идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көнгә район кырларыннан көзге бодай 1900 гектар мәйданда җыеп алынган. Суктырылган ашлык 8000 тонна. Уртача уңыш гектарыннан 41, 6 центнер тәшкил итә. Район-басу кырларын барлыгы төрле маркадагы 70 тән артык комбайн иңли. Суктырылган икмәк Зәй һэм Акташ элеваторына тапшырыла. Бүгенге көндә, суктырылган басулардан жыелган салам пресслана, терлек комплексларына ташыла. Салам жыелганнан соң басуларда параллель төстә сөрү эше башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International