Зәйдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлап шәһәргә кайткан яшь кеше “Молодежная практика” программасы кысаларында “инженер-төзүче” белгечлеге буенча эшкә урнаштырылды. Яшь белгечкә хезмәт урыны тәкъдим иткән эш бирүче хезмәт хакы түләү өчен мәшгульлек үзәгеннән 11163 сум күләмендә компенсация ала, ә яшь белгеч хезмәт хакына өстәмә рәвештә 2125 сум күләмендә материаль ярдәм белән тәэмин ителә. Алга таба “ Беренче эш урыны” программасы кысаларында Зәй политехник колледжын тәмамлаган ике яшь программистны шул рәвешле эшкә урнаштыру планлаштырыла.