Зәй мәшгульлек үзәге физик мөмкинлеге чикләнгән гражданнарга хезмәт урыннары булдыручы эш бирүче оешмаларны тикшерүне дәвам итә

2018 елның 25 июле, чәршәмбе
Мәшгульлек үзәгенең инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләләрен көйләү өчен төзелгән махсус комиссиясе, эш бирүчеләрнең физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә хезмәт урыннары булдыру турындагы мөрәҗәгатьләре буенча урыннарга чыгып, эш урыны шартлары белән танышты, аларның тиешле таләпләргә җавап бирүен тикшерде. Комиссия тарафыннан барлыгы биш предприятие тикшерелде. Нәтиҗәдә барлык эш урыннарының да кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән булуы, тиешле таләпләргә җавап бирүе билгеләнде, аларда мәшгульлек үзәге юлламасы белән эшкә җибәрелгән гражданнар хезмәт эшчәнлеген алып бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International