Зәйдә үзәк китапханә төзекләндереләчәк

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе
Сентябрь аенда гомуми мәйданы 1931 кв. метр булган үзәк китапханәнең эшли башлавына 30 ел була. 5 ел элек бинаның түбәсе ремонтланып, яңа тәрәзәләр куелган иде. Быел китапханәнең барлык тузган коммуникацияләре алыштырылачак, бүлмәләрендә төзекләндерү эшләре башкарылачак, бинаның тышкы ягын үзгәртү дә каралган. Китапханәне төзекләндерү өчен Министрлар Кабинеты карары белән республика бюджетыннан 18 миллион 732 мең 59 сум акча бүлеп бирелгән. Бу зур күләмдә ярдәмне алуда район башлыгы Р.Г. Кәримов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиевның өлеше зур. Бүгенге көндә китапханәдә төзекләндерү эшләренә әзерлек төгәлләнде. 100000 ләп данә китап һәм җиһазлар махсус урыннарда сакланачак. Китапханә үзенең укучыларын гадәттәге режимда кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International