Карамалы аучылык хуҗалыгы кунаклар кабул итте

2018 елның 15 августы, чәршәмбе
Бүген Карамалы аучылык хуҗалыгында “Мәрхәмәтлелек көне” хәйрия акциясе узды. Инде 8 ел рәттән хуҗалык җитәкчесе Риф Әхмәтҗанов сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балалар өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәм оештыра. Катнашучыларның саны да артканнан- арта бара. Быел 60 бала чакырылды, арада авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар. Кунаклар өчен аучылык хуҗалыгы биләмәләре буйлап экскурсия оештырылды. Шулай ук алар анимацион программада катнаштылар, төрле спорт ярышлары, уеннарда җитезлекләрен сынадылар , рәхәтләнеп күңел ачтылар, бергәләшеп викторина сорауларына җавап эзләделәр. Соңыннан барысына да истәлеккә сувенирлар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International