Зәй районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе
Районыбыз авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. 15 август көнне район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев Гүлкин авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты. Шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина Төги җирлегендә җыелыш үткәрде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Павел Байрашев Сармашбаш һәм Югары Мәлем җирлекләрендә яшәүчеләрнең гозер – үтенечләрен тыңлады. Мондый очрашулар ике як өчен дә файдалы. Район үзәгеннән еракта урнашкан авылларда яшәүчеләр социаль- икътисади үсеш күрсәткечләре, шәһәр һәм районда муниципаль һәм республика программалары буенча башкарылучы эшләр белән танышалар. Җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларны җиткерергә дә менә дигән форсат бу. Җитәкчеләр исә, үз чиратларында, авылларга чыгып, анда яшәүчеләрнең тормыш шартларын, проблемаларын өйрәнәләр. Әлеге мәгълүмат алга таба торак пунктларны һәм юлларны төзекләндерү эшен дөрес итеп планлаштырырга ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International