Район башлыгы Р.Г.Кәримовның Корбан бәйрәме белән котлавы

2018 елның 21 августы, сишәмбе

Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары! Сезне чын йөрәктән ислам динендәге мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга китеп, дөньядагы башка диннәр кебек, кайсы милләт кешесе булуга, нинди дин тотуга карамастан, безгә хаклык, намуслылык, мәрхәмәтлелек һәм үзара ярдәмләшеп яшәүгә нигезләнгән ислам традицияләрен искәртә. Мәккәгә хаҗ кылу изге гамәле тәмамланган бу көннәрдә бөтендөнья мөселманнары яхшы эшләр кылуга берләшә. Чиста уй-гамәлләр, корбан чалу һәм мохтаҗларга ярдәм итү күңелләрне сафландыра, бу бәйрәмгә үзгә мәгънә өсти. Корбан бәйрәме – ул якыннарны кайгырту һәм гаиләләрне берләштерү бәйрәме дә. Һәркемгә карата игътибарлы булу һәм чын күңелдән мәрхәмәтлелеккә омтылу әлеге якты бәйрәмнең төп нигезе булып тора. Изге Корбан бәйрәме сезгә алга таба районыбыз үсеше өчен кылынучы гамәлләрегезгә яңа көч өстәсен, барлык яңа башлангычларыгыз уңышлы булсын, күңелләрегезгә өмет чаткылары өстәсен, иртәгесе көнгә ышанычны ныгытсын.Чын күңелдән барчагызга ныклы сәламәтлек телим, тынычлык, җылылык, мәхәббәт һәр йортта булсын! Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International