Яңа шәһәрдә яшәүчеләр район җитәкчелеге белән очрашты

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе
15 август көнне район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев 6нчы мәктәптә Яңа шәһәрдә һәм 4 нче микрорайонда яшәүчеләр белән очрашу үткәрде. Анда ул җыелган халыкны 2018 елның 1 яртыеллыгына районның социаль- икътисади үсеш күрсәткечләре, шәһәр һәм районда муниципаль һәм республика программалары буенча башкарылучы эшләр белән таныштырды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов ишегалды биләмәләрен төзекләндерү эшенең барышы турында сөйләде. “9 катлы йорт”, “17 подъезд”, “Ышаныч” торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре үз юнәлешләре буенча хисап тоттылар. Яңа шәһәр биләмәләрендә 3 территориаль җәмәгать үзидарәсе эшләп килә. Тамара Тыткина рәислегендәге “Яңа шәһәр” ТҖҮ 2017 нче ел нәтиҗәләре буенча үткәрелгән республика бәйгесендә катнашып, 3нче урынны яулады, грант акчасына Җиңү проспекты, 1/06 йорты ишегалдына балалар мәйданчыгы урнаштырдылар. Очрашуда шулай ук экология, интернет челтәре һәм телефон элемтәсе аша кабатланып торучы мошенниклык очракларын кисәтү темалары күтәрелде. Төп чара башланыр алдыннан шәһәр халкы бер сәгать дәвамында төрле хезмәтләр җитәкчеләренә үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия булды. Бүген “Дуслык” яшьләр үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында Мирный бистәсендә яшәүчеләр белән очрашу үткәреләчәк. Кичке с. 6 да башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International