Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Рәзиф Кәримов: “Белемле һәм һөнәрле белгечләргә ихтыяҗ һәрвакыт булачак”
2018 елның 2 ноябре, җомга
Бүген Зәй шәһәрендә һөнәри осталык буенча I Зәй форумы узды. Чарада 8-11 сыйныф укучылары һәм Зәй политехник көллияте студентлары катнашты. Чара эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Форумны Зәй муниниципаль районы Советы, Зәй муниниципаль районы Башкарма комитеты, Халык мәшгульлеге үзәге һәм Зәй политехник көллияте оештырды. “Форумны уздыру уе юктан гына тумады. 2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде, киләсе елда Казан профессиональ осталык буенча WorldSkills чемпионатының дөньякүләм этабын кабул итәчәк. Шушы дулкында, әлеге истәлекле вакыйгага бәйләп, районда эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча алып барыла торган эшне яңа дәрәҗәгә чыгарасы килде. Яңа алымнар һәм формалар кулланырга булдык. Бу тәкъдимне район җитәкчелеге, аерым алганда, район башлыгы хуплады”, - дип билгеләп үтә оештыручыларның берсе – Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры Екатерина Андреева. Форум үз эшен “Осталык дәресе”ннән башлады. Зәй политехник көллияте базасында катнашучыларга “Эретеп ябыштыру эше”, “Авыл хуҗалыгы”, “Агач эшкәртү” һәм “Аш-су пешерү” юнәлешләре буенча мастер-класслар узды. Егет һәм кызлар үзләрен WorldSkills компетенцияләренә кергән профессияләрдә сынап карый алды. Форум кысаларында “Энергетик” мәдәният йортында күргәзмә эшләде. Балалар иҗаты йортына йөрүчеләр, мәктәп укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр үз эшләрен тәкъдим итте. Әйтик, анда 3D каләм, әйләнә-тирә мохит температурасын үлчи торган һәм атмосфераның өске катламнарындагы яктылыкны билгели торган роботлар, энергия саклагыч лампачкалар, самолетлар, радио дулкыннар аша идарә ителә торган машиналар күрергә мөмкин иде. Район предприятиеләре һәм шәхси эшмәкәрләр мастер-класслар оештырды һәм лаборант, автомат һәм ярым автомат машиналарны эретеп ябыштыручы, программа белән идарә итә торган станокларны көйләүче, инженер-технолог, кондитер кебек профессияләрне тәкъдим иттеләр. Катнашучылар шунда ук шикәр комының сыйфатын тикшерү буенча тәҗрибә уздыра яки ювелир эшләнмәсе ясый алды. Форумның пленар өлешендә катнашучыларны WorldSkills хәрәкәте белән таныштырдылар. Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәгенең җыелма команда белән эшләү юнәлеше җитәкчесе Елена Кайль Татарстанда узачак чемпионат турында, ә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем үсеше бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Динар Гыйльмеев эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча республика дәрәҗәсендә узган чаралар хакында сөйләде. Үз чыгышында Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов муниципалитет икътисадының үзенчәлеген билгеләп үтте. Ул төп өч тармак - энергетика, машина төзелеше һәм авыл хуҗалыгыннан тора. Күпчелек компанияләр үсеш өчен инвестицияләр җәлеп итә. Икътисад 23 процентка үскән. “Муниципаль районнар арасында бу беренче күрсәткеч”, - дип ассызыклады ул. Предприятиләрдән ел саен 450дән артык кеше лаеклы ялга чыгуын, ә 140 бала эшче һөнәр алуын исәптә тотканда, кадрлар әзерләү мәсьәләсе район өчен өстенлекле кала. “Кайда тугансың, шунда файдалы булырга кирәк”, - диде Рәзиф Кәримов. Аның сүзләренчә, булачак һөнәрне инде балачактан ук сайларга кирәк. Ахырдан катнашучылар кунакларга үз сорауларын юллый алды. Алар WorldSkills хәрәкәтендә катнашуның нечкәлекләре, волонтер булу, чемпионатта катнашуның өстенлекләре белән кызыксынды. Әйтик, Зәй политехник көллияте студенты Максим Столяров эшче һөнәрләр чемпионатының төбәк этабына узган. Катнашучы буларак, эшкә урнашканда ул өстенлекләр алачакмы дип сорады. Елена Кайль сүзләренчә, чемпионатта катнашучыларга Skills-паспорт тапшырыла. Эшкә урнашканда аның булуы исәпкә алыначак. Хәзер бу мәсьәлә эш бирүчеләр белән хәл ителә. Район башлыгы Рәзиф Кәримов: “Белемле һәм һөнәрле белгечләргә ихтыяҗ һәрвакыт булачак”, - дип белдерде. Елена Кайль сүзләренчә, район дәрәҗәсендә мондый форматта форум Татарстанда беренче тапкыр уздырыла. “Бу тәҗрибәне бөтен таратасы килә”, - диде ул.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
"Китап-беренче биттән башланып, укучы белән мәңгегә кала торган тылсым ул"
7 апрель көнне китапханә хезмәткәрләре 2нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары өчен «Балалар китабы атналыгы»на багышланган чара үткәрделәр. Уку залы китап битләре кыштырдавы һәм шатлыклы авазлардан яңгырап торды. Укучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар: алар күп еллар элек бу күркәм традициянең тууын белделәр, ул безгә балачакны китапсыз күз алдына да китереп булмауны искәртеп тора.
«Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар
2026 елның 6 апреленнән 12 апреленә кадәр Татарстан Республикасында уза торган сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы кысаларында «Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Чара 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.
7
апрель, 2026 ел
Зәйдә булачак әниләр өчен бәйрәм узды
Зәй үзәк район хастаханәсендә бүген үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде-биредә булачак әниләр өчен Бөтенроссия йөкле хатыннар көненә багышланган бәйрәм узды. Бу чара гадәттәгечә, Зәй районы башкарма комитеты белән берлектә оештырылды, гадәти көн якты һәм җылы вакыйгага әйләнде.
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз