Күптәнге традиция буенча, «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр туган якны өйрәнү музеена еш йөриләр. Балалар белән эшләүнең төп принцибы-бары тик уңай эмоцияләргә генә юнәлдерелгән булырга, аларга күрсәтелгән күргәзмәләр кызыклы һәм аңлаешлы булырга тиеш. Төрле дәресләр, чараларда катнашу, районыбыз тарихын белү белән беррәттән, әйләнә-тирә дөнья матурлыгын тоюга да ярдәм итә. Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен «Бәхет турында сөйләшик» дигән дәресләр узды. Балалар тылсымлы урманга килеп, анда нәрсәләр яшәвен белделәр, төрле төсләргә буялган салават күпере ясадылар, бер- берсенә матур сүзләр өйтергә өйрәнделәр.