Һәр елны ноябрь аенда без Ринат Шәехович Фәрдиевны искә алырга җыелабыз. Бүген бу чарага районыбыз башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, район, оешма җитәкчеләре, туганнары һәм якыннары, аны яраткан һәм хөрмәт иткән Зәй халкы җыелды. Гүзәл табигатьле Актаныш районында туып үсүенә карамастан, Ринат Шәехович Зәй төбәгендә 30 ел хезмәт куйган җитәкчеләребезнең берсе. Хезмәт юлында иң җаваплы вазыйфаларны башкарып, район башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелгән Ринат Фәрдиев зәйлеләрнең иң якын кешесе булды. Бу гадәти булмаган шәхес, район халкының тормыш шартларын яхшырту өчен армый-талмый эшләде, аның авыл хуҗалыгы һәм икътисадын үстерү өчен бар көчен куйды. Ул көчле, ихтыярлы җитәкче генә түгел, нәзек, сизгер, киң күңелле кеше дә иде, халыкка һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булды. Шуңа да аны зәйләләр якын иттеләр, хөрмәт иттеләр һәм бүген дә зурлап искә алдылар. Ринат Шәехович турында якты хәтирә зәйлеләр күңелендә мәңге сакланыр!