Зәйдә 7 нче мәктәп базасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасының зона этабы узды. Ярыш 2018 елда армиягә чакырылырга тиешле егетләр командалары арасында үткәрелде. Ярышларда Татарстанның 9 районы командалары катнашты. Зәйгә Лениногорск, Мөслим, Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Сарман, Алабуга һәм башка районнар командалары җыелды. Ярышлар хәрби-гамәли һәм техник спорт төрләрен популярлаштыру, хәрби хезмәткә чакырылучыларның әзерлек дәрәҗәсен тикшерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан уздырылды. Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков, Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов һәм Сарман районы хәрби комиссары Дашгын Гасанов ярышларның мәртәбәле кунаклары булдылар. Һәр команда составына 10 егет керде. Алар 10 дисциплинада ярыштылар: гер күтәрү, пневматик винтовкадан ату, противогаз кию, тартылу, Калашников автоматын сүтү һәм җыю, аркан тарту, «Урал» автомобилен йөртү һ.б.лар. Командалар шулай ук комплекслы-көч күнегүләр дә башкардылар. Барлык дисциплиналарны үтәү нәтиҗәләре буенча, Зәй районы командасы беренче урынны алды, икенче урынны Алабуга командасы яулады, өченче урынга Әлмәт спортчылары лаек булды. Зәй командасы составына Петр Миронов, Руслан Исламов, Әлфис Шәйдуллин, Артур Магомедов, Рамил Фәзлиев, Алексей Бушинский, Эмиль Бажитов, Алексей Исайчев, Денис Пудов һәм Дмитрий Руди кергән иде. Әйтергә кирәк, беренче һәм икенче урыннарны яулаган командалар алга таба республика ярышларында чыгыш ясаячак.