Атна саен үткәрелә торган шимбә азык-төлек ярминкәләре зәйлеләр арасында аеруча популяр, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре анда яратып йөри. 10 ноябрь ярминкәсендә зәйлеләргә тагын кулай бәяләрдән бай ассортиментлы товар тәкъдим ителде. Ярминкәдә муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары П.А.Байрашев , А.В.Чапков, шәһәр башкарма комитеты башлыгы С.В. Максимов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.Н. Галиәхмәтов катнаштылар һәм андагы сату-алу эше белән якыннан таныштылар.
2018 елның 14 ноябрендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтен Россия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (адресы: Ленин урамы, 2 йорт, «Энергия» стадионы) Зәй шәһәре Советы депутаты Дубровина Ольга Ивановна гражданнарны шәхсән кабул итәчәк. Кабул итү вакыты 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр. Алдан язылу 8(85558) 7-30-94 телефоны буенча.
2018 елның 9 ноябрендә Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е. В. Недошивина, шәһәр һәм район Советы аппаратының һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, идарә, оешма җитәкчеләре, шәхси милекчеләр ширкәте рәисләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының җир мәсьәләләре, экология һәм торак- коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышы булды. Утырышны җир, экология һәм торак - коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе, 13 нче Раштуа округы буенча депутат, «Җир төзелеше бюросы» ҖЧҖ директоры Әгъләмов Рәсил Васил улы үткәрде. Утырышның көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде. Доклад белән Зәй муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Шакирҗанова Венера Энгель кызы, Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е. В. Недошивина чыгыш ясады. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының чираттагы утырышына түбәндәге мәсьәләләрне кертергә карар ителде: 1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының «Физик затларның милкенә салым турында» 2014 елның 14 ноябрендәге 182 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында; 2. «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен раслау турында карар проекты хакында".
«Коррупциягә каршы иҗат» республика конкурсы башланды. «Коррупциягә каршы иҗат» республика иҗади эшләр конкурсында 30 яшькә кадәрге укучылар, студентлар һәм эшләүче яшьләр вәкилләре катнаша ала. Конкурста катнашучылар үз эшләрен 4 юнәлештә тәкъдим итә алалар: видеоролик, инфографика, рәсем һәм иҗади эш. Соңгы юнәлеш коррупциягә тискәре мөнәсәбәтне чагылдыра торган теләсә нинди эшләрне үз эченә ала, мәсәлән, открытка, шигырь, флешмоб, квест һ.б.лар. Ярышларда җиңүчеләр диплом һәм призлар алачак, ә аларның эшләре министрлыкның коррупциягә каршы чараларның реклама кампанияләрендә кулланылырга мөмкин. Конкурс материаллары 2018 елның 16 ноябренә кадәр министрлыкның яңа бинасында, түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Сафьян урамы, 5 йорт, 307 бүлмә яки электрон почта буенча protivcorrupcii@gmail.com. җибәрергә мөмкин. Бер катнашучыдан гаризалар саны чикләнмәгән. Җиңүчеләрне жюри башкарма һәм закон чыгару хакимияте, иҗтимагый берләшмә вәкилләре һәм иҗади эшләр булдыру өлкәсе экспертлары билгеләячәк. Конкурс положениесендәге эшләр һәм бәяләү критерийлары белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://bit.ly/protivcorrupcii. Оештыручыларга сорауларны protivcorrupcii@gmail.com электрон почтасы аша җибәрергә һәм +79377786108 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.