ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе
Бүген "Энергетик" мәдәният йортында район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов "Наше время – Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивалендә катнашучылар белән очрашты.
2018 елның 20 ноябрендә хакимиятнең кече залында шәһәр Советының яшьләр сәясәте буенча даими комиссиясе утырышы узды. Депутатлар түбәндәге темалар буенча докладлар тыңладылар: 1. Зәй шәһәре предприятиеләрендә һәм оешмаларында яшь белгечләрне эшкә урнаштыру турында 2. Татарстан Республикасының Зәй яшьләренең "Чиста булачак» экологик хәрәкәте эше турында 3. 2018 елда Зәй шәһәрендә "волонтерлык хәрәкәтен" үстерү һәм 2019 елга бурычлар турында 4. Яшьләр сәясәте буенча даими комиссиянең 2018 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга эш планы турында. Мәгълүмат белән «Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» директоры урынбасары Хафизова Л. И., Зәй муниципаль районы Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе Аладышкин Р.С. , Столбова Н.А.- «Яшьләр үзәге» МБУ директоры, Хәйруллин И.Г.-яшьләр сәясәте буенча даими комиссия рәисе, 14нче номерлы Проспект округы буенча Зәй шәһәре Советы депутаты.
Зәй мәшгульлек үзәге сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга, инвалид баласы булган һәм күп балалы ата-аналар өчен эш урыннары булдыру буенча эшне дәвам итә.
20 ноябрьдә Башкарма комитет җитәкчесе И. Ф. Хафизов рәислегендә «Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ГКУ Көньяк-Көнчыгыш территориаль бүлеге кураторы Динар Рәфыйков катнашында КС-2 формасы буенча отчет тапшыру һәм башкарма документация тапшыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Зәй муниципаль районында капиталь ремонт һәм объектларны төзү эшләрен башкаручы подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча район җитәкчелеге тарафыннан биремнәр билгеләнде. Отчетларны тапшыру эше график буенча алып барыла.
19 ноябрьдә “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә эшсез гражданнарның шәхси эшмәкәр сыйфатында үзмәшгульлеген оештыруда финанс ярдәме алуга бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советы утырышы узды.

Зәй шикәр заводына бүгенге көнгә 1000370 тонна шикәр чөгендере китерелде. Татлы тамырны заводка ташуга 200 йөк машинасы җәлеп ителгән. Алар көн саен кагат кырына 6 меңәр тонна чимал ташый. 648 мең 418 тонна чөгендер эшкәртелеп, аннан 100120 тонна шикәр комы, 19708 тонна меласса, 29080 тонна гранулаштырылган чөгендер түбе әзерләнгән.


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Зәй муниципаль районы территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышын үткәрде.
Бүген хакимият бинасының кече залында Зәй муниципаль районы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.
17-18 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә фигуралы шуу буенча Аксель Кубогы узды. Зәйдән Дана Мөхәммәтгалиева 36 катнашучы арасында 6 нчы урынны яулап, «Яшь фигурист» разрядын яклады, Степанов Арсений 2 нче разрядлы яшүсмерләр разряды буенча 5 катнашучы арасында 3 нче, Гаранина Маргарита 3 нче яшүсмерләр разряды буенча 24 катнашучы арасында 3 нче урынны алды.
18 ноябрь көнне Алабуга шәһәрендә җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры Ачинцев Владимир Александрович истәлегенә багышланган Алабуга муниципаль районы X ачык беренчелеге үтте. Ярышларда «Барс» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары катнашты. Устимкина Мария 600 метрлы дистанциядә 1 урын алды, Пенькова София 300 метрлы дистанциядә 5 урынга чыкты. Тренерлары- Лисов В. В.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International