Зәйдә ведомствоара комиссия утырышы үткәрелде

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Зәй муниципаль районы территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышын үткәрде. 2018 елның 10 аенда Зәй муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция сату турында Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә, эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары П. А. Байрашев хәбәр итте. 2018 елның 1 ноябренә Зәй районы территориясендә алкоголь продукциясе 134 сәүдә объектында, шул исәптән 94 – шәһәрдә һәм 40 - авылда, 15 җәмәгать туклануы предприятиеләрендә сатыла. Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча Юл картасы белән каралган чараларны гамәлгә ашыру алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне контрольдә тотуның өстенлекле бурычлары булып тора. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы, хокук саклау һәм контрольлек итүче органнар белән берлектә чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Төп юнәлешләр: барлык торак пунктларны легаль алкоголь продукциясе белән тәэмин итү, республика җитештерүчеләре продукциясен алга этәрү, ведомствоара комиссияләр һәм мобиль төркемнәр эшен активлаштыру, сыра җитештерүчеләр менедженты белән системалы эш оештыру.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International