Зәйдә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча эксперт советы утырышы узды

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе
19 ноябрьдә “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә эшсез гражданнарның шәхси эшмәкәр сыйфатында үзмәшгульлеген оештыруда финанс ярдәме алуга бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советы утырышы узды. Утырышта түбәндәге юнәлешләр буенча өч бизнес-план каралды: тантаналарны уздыру һәм музыкаль хезмәт күрсәтү, ваклап сату, интернет-сәүдә. Эксперт советы әгъзалары тәкъдим ителгән проектларның муниципаль район икътисады өчен актуальлеген билгеләде, бизнес-идеяләр алар тарафыннан яклау тапты. Салым органнарында теркәлү узганнан соң, претендентлар финанс ярдәме ала алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International