Зәй шикәр заводына бүгенге көнгә 1000370 тонна шикәр чөгендере китерелде. Татлы тамырны заводка ташуга 200 йөк машинасы җәлеп ителгән. Алар көн саен кагат кырына 6 меңәр тонна чимал ташый. 648 мең 418 тонна чөгендер эшкәртелеп, аннан 100120 тонна шикәр комы, 19708 тонна меласса, 29080 тонна гранулаштырылган чөгендер түбе әзерләнгән. “Зәй шикәре” Россиядә иң эре шикәр җитештерүче оешмаларның берсе булып тора. 1966 елда ул тәүлегенә 1,5 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртүгә исәпләнеп ачылса, бүген аның тәүлеклек куәте 8000 тонна чимал эшкәртүгә сәләтле, җитештерелгән продукция 1200 тонна тәшкил итә. Әлеге күрсәткечләр буенча Зәй заводы - Россиядә иң яхшы шикәр эшкәртү оешмалары бишлегендә. 2018 елда “Зәй шикәре” ААҖ дә актив вентиляция мәйданчыгы яхшыртылды, чөгендер түбен пресслау линиясе яңартылды, казаннарның автоматлаштыру системасы алыштырылды. Быел заводта 1100 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртеп, 154 мең тонна шикәр комы, 46 мең тонна гранулаштырылган чөгендер түбе һәм 36 мең тонна меласса патокасы алырга планлаштыралар.