Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә «Наше время – Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты телевизион фестивалендә катнашучылар белән очрашу узды
2018 елның 20 ноябре, сишәмбе
Бүген "Энергетик" мәдәният йортында район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов "Наше время – Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивалендә катнашучылар белән очрашты. Зәй муниципаль районы командасы икенче ел рәттән әлеге фестивальдә катнашып, «Хореография» номинациясендә 1 нче урынга, «Музыка» номинациясендә 1 нче урынга (ансамбльләр), «Визитка - презентация» номинациясендә 2 нче урынга, «Дан минуты» номинациясендә 3 нче урынга һәм барлык конкурс нәтиҗәләре буенча 2 нче урынга лаек булды. Илнар Хафизов үз чыгышлары белән Зәй муниципаль районы данын яклаган һәркемгә рәхмәт белдерде һәм командага яңа җиңүләр теләде. Барлык 22 катнашучыга да район Башкарма комитеты җитәкчесенең түбәндәге эчтәлектәге Рәхмәт хатлары тапшырылды: «Эшче яшьләр иҗатының "Наше время - Безнең заман" VI ачык республика телевизион фестивале суперфиналында җиңү өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Фидакарь һәм һөнәри эш, уртак тырышлык нәтиҗәсендә без искиткеч нәтиҗәләргә ирештек. Зәй муниципаль районы командасы бик югары оешканлык белән, техник һәм иҗади дәрәҗәдә чыгыш ясады. Сезгә һөнәри үсеш, куелган максатларга ирешүегезне һәм иҗади җиңүләр телибез! Сезнең эшегездә уңышлар, иминлек һәм тотрыклылык юлдаш булсын». Команданы уңышлы чыгыш ясавы белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков, мәгариф идарәсе башлыгы Сергей Кузнецов та котлады.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Паркка язгы сәфәр
Яз көне табигать җанлана. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар! «ЭКО яз-2026» масштаблы экологик акциясе кысаларында балалар Р.Ш. Фәрдиев исемен йөртүче паркка танышу экскурсиясе ясадылар.
Зәйдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чара узды
Үзәк китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батыр йөрәктә мәңгелек бар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
Киләчәккә сәяхәт: балалар бакчасы көллият белән таныша
2026 елның 8 апрелендә " Кадрлар" милли проекты һәм "Балалар бакчасы-мәктәп-колледж-предприятие" исемле балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй политехника көллиятендә булдылар.
Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу булды
Бүген "Без бергә" психологик – педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз