Зәйдә подрядчы оешмалар белән КС-2 формасы буенча отчет тапшыру сораулары буенча киңәшмә узды

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе
20 ноябрьдә Башкарма комитет җитәкчесе И. Ф. Хафизов рәислегендә «Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ГКУ Көньяк-Көнчыгыш территориаль бүлеге кураторы Динар Рәфыйков катнашында КС-2 формасы буенча отчет тапшыру һәм башкарма документация тапшыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Зәй муниципаль районында капиталь ремонт һәм объектларны төзү эшләрен башкаручы подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча район җитәкчелеге тарафыннан биремнәр билгеләнде. Отчетларны тапшыру эше график буенча алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International