ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе
2018 елның 27 ноябрендә хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисадый үсеш һәм муниципаль милек, Законлылык, регламент һәм депутат этикасы буенча даими комиссияләренең берләштерелгән утырышы узды.
Бүген 28 нче ноябрьдә,16.30 сәгатьтә хакимиятнең кече залында социаль ипотека буенча аңлату әңгәмәсе узачак. Барлык кызыксынган кешеләрне әңгәмәгә көтеп калабыз. Белешмәләр өчен телефон :7- 07- 75 (торак бүлеге).

27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Ел саен 20 ноябрьдә Бөтендөнья бала хокуклары көне билгеләп үтелә, ул бик мөһим документны – бала хокуклары Конвенциясен кабул итүгә багышланган иде. Кичә фәнни хезмәткәрләр беренче мэктэп 5 нче «Б» сыйныфы укучылары белән сыйныф җитәкчесе Надежда Федоровна «бала булу хокукы»дигән чара үткәрделәр.

4 декабрьдә 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында (59 кабинет, 3 кат, киңәшмәләр залы) алимент мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Гражданнарны кабул итүдә суд приставлары хезмәте, опека һәм попечительлек бүлеге, мәшгульлек үзәге, полиция, прокуратура, хакимият һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре катнашачак. Кабул итүгә алдан язылу эш сәгатьләрендә (8-85558) 7-07-66, 3-41-31 телефоннары буенча башкарыла.
26 ноябрь көнне шәһәр мәдәният йортының үзешчән иҗат коллективлары района хор коллективлары һәм ансамбльләр арасында үткәрелүче “Туган авылым җырлый” фестиваль-конкурсында катнашты. Шәһәр мәдәният йорты сәхнәсендә Ева Косарева, Семен Каштанов, Александр Селиверстов, Алинә һәм Римма Солтановалар, «Росы» хор коллективы, «Ивушка» фольклор ансамбле, «Гармония», «Кнопочки» вокаль ансамбльләре, «Премиум» уен кораллары ансамбле, «Вдохновение» хореография коллективы чыгыш ясады. Жюри һәм тамашачылар «Кыз ярәшү» фольклор-йола куелышын күрделәр, шулай ук фольклор, халык, эстрада һәм патриотик тематикасы әсәрләре башкарылды. Барлыгы 35тән артык кеше катнашты.

26 нчы ноябрьдә Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов һәм Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н. А. Нифатов катнашында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук ишегалды территорияләрен, юлларны, тротуарларны чистарту мәсьәләләре каралды. Районда бу юнәлештә планлы эш алып барыла.


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе
22-24 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Зәй көрәшчеләре нәтиҗәләре: Кәлимуллин Ренас-80 кг авырлык категориясендә 1 урын, Хәмитов Илдар-100 кг авырлык категориясендә 2 урын, Сәлахов Радик-130 кг авырлык категориясендә 1 урын алды.

24 ноябрь көнне Алексеевск шәһәрендә VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты А.Н. Хәйруллин призларына егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча республика турниры булып узды. Ярышларда безнең шәһәр данын Салихов Равил Фаил улы кул астында тәрбияләнүчеләр яклады. Зәйлеләр түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: 48 кг авырлык категориясендә Данилова Мария 2 урын, 40 кг авырлык категориясендә Хисамиев Илдар 3 урын, 60 кг авырлык категориясендә Макарова Вера 3 урынга лаек булдылар.


23
ноябрь, 2018 ел
җомга
Физик мөмкинлекләре чикле булган ике зәйле икмәк пешерүче булып эшләячәк. Зәй шәһәреннән шәхси эшмәкәр Оксана Арсланова инвалидлар өчен эш урыннары булдырды. Аның бизнесы җәмәгать туклануы, ресторан һәм кафе эшчәнлеге белән бәйле. Эшмәкәр яңа мич, плитә һәм камыр ризыклары пешерү өчен кирәкле техника сатып ала.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов мәгариф оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышын үткәрде. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2018 елда район юлларындагы хәлләр һәм аварияләр, кышкы чорда юлларны карап тоту эшләрен оештыру; юл сервисы объектлары буенча башкарылган эшләр һәм башкалар турында. Докладлар белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Р.Г. Гарифуллин, «БлагоСтрой» ҖЧҖ директоры Р.Р. Зәйнуллин, “Татнефтедор" ҖЧҖнең Зәй АЮИ филиалы башлыгы А.А. Игошин һәм башкалар чыгыш ясады. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге чаралар комплексын, шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда зыян күрүчеләр санын киметүче профилактик характердагы чараларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Утырышка юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия рәисе И. Ф. Хафизов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International