ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

28 ноябрь көнне Югары Мәлем мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең " Театр куелышы формалары” темасына семинары булып узды. Семинар программасы бик бай төзелгән иде. Анда катнашучыларны фойеда спектакль геройлары каршы алды. Сәхнәдә Югары Мәлем мәдәният йорты үзешчәннәре төрле театраль спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр. Авыл мәдәният йорты директоры Лилия Дамир кызы Сыйбгатуллина “Югары Мәлем мәдәният йорты тәҗрибәсендә театр куелышы формалары"дигән темага чыгыш ясады. Район мәдәният йорты директоры, Татарстанның атказанган артисты Сыйбгатуллин Фикрәт Рәфыйк улы грим салу һәм төрле жанрдагы спектакльләр кую буенча мастер-класслар үткәрде.

Республикабызда ел саен хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча #Юмарт сишәмбе дигән республика акциясе үткәрелә. Быел да әлеге акция барышында Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” Комплекслы  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә Күңелле тарак, - дип исемләнгән акция уздырдылар.

Акция кысаларында  27 ноябрь көнне, шәхси әшмәкәр, парикмахер Г.С. Данилова мөмкинлекләре чикләнгән балаларга хезмәт күрсәтте, аларның чәчләрен кисеп, прическа ясады. Галина моны бернинди түләүсез, күңеле кушуы буенча эшли. "Чәчләрен кисеп, матурлап ясагач, сабыйлар шундый сөенә. Алар бит шундый - эчкерсезләр, ихласлар. Мин аларга рәхәтләнеп хезмәт күрсәтәм. Мохтаҗларга игътибарыбызны, җылы сүзебезне кызганмасак иде",- ди Галина .

27 ноябрьдә "Василек" балалар бакчасы үзешчән сәнгать коллективы "Энергетик» мәдәният йорты сәхнәсендә "Театр дөньясында” шәһәр фестивале кысаларында концерт программасы белән чыгыш ясады.

“Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә “Эш бирүче көне” узды, анда “Венские вафли” ҖЧШ вәкилләре катнашты.

Әлеге чарага эшсез һәм эш эзләүче гражданнар чакырылды, 5 вакансиядә 40 эш урыны тәкъдим ителде: кондитер, төяү-бушату эшләре белгече, мич операторы/формировка җиһазы операторы, салучы-төргәкләүче, сәнәгать һәм ярдәмче биналарны җыештыручы.

Чара кысаларында эш бирүчегә - претендентлар, ә эш эзләүчеләргә оешма вәкилләре белән шәхсән аралашырга, вакансияләр, эш шартлары, хезмәт хакы белән танышу мөмкинлеге тудырылды.  Үзләренә ошаган эш тапмаучы гражданнар Зәй мәшгульлек үзәге базасында  булган вакансияләр һәм “Россиядә эш” порталы мөмкинлекләре белән таныштырылды.

Ярминкәгә барлыгы 37 кеше килде, аларның 15есе даими эшкә юллама алды.

Эш урыннары белән кызыксынучылар Зәй мәшгульлек үзәгендә 8(85558) 7-15-46 телефоны аша тулырак мәгълүмат ала ала.

2018 елның 28 ноябрендә Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Недошивина Елена Владимировна Зәй политехник көллиятенең 1771 нче төркеме студентлары белән стандарт булмаган дәрес – лидерлык дәресе үткәрде. Дәреснең төп темасы: “Максатларны кую һәм аларга ирешү” дип аталды.Балаларга тиз арада үз максатларын формалаштыру тәкъдим ителде һәм һәркем аңларлык формада аларга ирешү ысуллары күрсәтелде. Елена Владимировна үзенең шәхси мисалында, иң мөһим эшләр өчен кирәкле вакытны булдыру өчен, көндәлек эшләрне алдан планлаштыру мөһимлеген аңлатты.

28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе
28 ноябрь көнне "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында эшләп килүче "Пульс» клубында актив пенсионерлар өчен "Көзге бал» узды, ул Халыкара Әниләр көненә багышланды.
27 ноябрь көнне Чыбыклы авыл мәдәният йортында "Туган авыл җырлый" хор коллективлары һәм ансамбльләре фестиваль-конкурсы узды. Фестиваль-конкурс өч номинациядә: гаилә ансамбле, фольклор ансамбле, балалар ансамбле буенча үткәрелде. Шул ук көнне Кармалы авыл клубында "Туган авыл җырлый" хор ансамбльләре фестивале узды. Фестиваль биш номинациядә: фольклор ансамбле, ансамбль, инструменталь ансамбль, балалар ансамбле, гаилә ансамбле буенча үткәрелде. Фестивальдә 14 кеше катнашты. Поручик авыл мәдәният йортында тамашачылар игътибарына түбәндәге номинацияләр буенча "Кич утыру" йоласы тәкъдим ителде: өлкәннәр һәм балалар хоры, соло, дуэт, гаилә дуэты, балалар ансамбле, хәрби темага өлкәннәр хоры. Рус, татар һәм чуаш телләрендә җырлар яңгырады.
Бүген 28 ноябрьдә җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси кабул итү атналыгы кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Юныс улы Әминов кабул итте. Депутатка шәһәр һәм район халкы, авыл җирлегенә интернет күпләп сату челтәрен үткәрү, матди ярдәм күрсәтү турында сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Барлык мөрәҗәгатьләр каралды һәм депутатның шәхси контроленә алынды.

Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан кредит суммасы арттырылды, хәзер аны залогсыз алырга мөмкин. Ул 1 миллион сумга кадәр арткан. Бу яңалыклар бизнесны алга таба киңәйтү өчен, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен каралган. Еллык 7,5 процент белән ташламалы займны ел ахырына кадәр физик зат поручительлеге һәм «ТР Гарантия фонды» поручительлеге булганда алырга мөмкин. Финанс ярдәме чаралары турында тулырак мәгълүматны 524-90-90 телефоны буенча белергә була. Консультацияләр шулай ук ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан Петербург урамы, 28 йорт адресы буенча, Эшмәкәр йортында күрсәтелә.

Муниципаль бюджет киноучреждениясе Бөтенроссия социаль проектында катнашты. "Юмарт сишәмбе " Бөтенроссия иҗтимагый инициативасы кысаларында үтүче, «Ральф интернетка каршы " мультфильмы 2018 елның 27 ноябрендә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр балалары өчен уздырылды. Чара барышында шәхси эшмәкәр Чапкова Л. В. мультфильм караучы балаларга попкорн тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International