Зәйдә шәһәр Советының даими комиссияләре утырышы узды

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе
2018 елның 27 ноябрендә хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисадый үсеш һәм муниципаль милек, Законлылык, регламент һәм депутат этикасы буенча даими комиссияләренең берләштерелгән утырышы узды. Шәһәр Советы комиссияләренең берләштерелгән утырышы эшендә Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В. Недошивина, Зәй шәһәре Советы депутатлары, шәһәр һәм район Советы Аппараты һәм Башкарма комитеты җаваплы хезмәткәрләре, дәүләт органнарының территориаль бүлекләре җитәкчеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Депутатларга түбәндәге темалар буенча чыгышлар тәкъдим ителде: 2018-2020 елларга Зәй муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше фаразы турында; Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең 2019 елга һәм пландагы 2020 һәм 2021 елларга бюджеты турында карар проекты хакында; бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисадый үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиянең эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга эш планы турында; законлылык, регламент һәм депутат этикасы буенча даими комиссиянең 2018 елгы эш йомгаклары һәм 2019 елга эш планы турында; Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2019 елга эш планы турында. Депутатлар көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар проектларын кабул иттеләр. Утырышка Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В. Недошивина йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International