Алиментлар түләү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итү булачак

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе
4 декабрьдә 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында (59 кабинет, 3 кат, киңәшмәләр залы) алимент мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Гражданнарны кабул итүдә суд приставлары хезмәте, опека һәм попечительлек бүлеге, мәшгульлек үзәге, полиция, прокуратура, хакимият һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре катнашачак. Кабул итүгә алдан язылу эш сәгатьләрендә (8-85558) 7-07-66, 3-41-31 телефоннары буенча башкарыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International