Зәйлеләр VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты А. Н. Хәйруллин призларына билбау көрәше буенча республика турнирында катнаштылар

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

24 ноябрь көнне Алексеевск шәһәрендә VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты А.Н. Хәйруллин призларына егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча республика турниры булып узды. Ярышларда безнең шәһәр данын Салихов Равил Фаил улы кул астында тәрбияләнүчеләр яклады. Зәйлеләр түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: 48 кг авырлык категориясендә Данилова Мария 2 урын, 40 кг авырлык категориясендә Хисамиев Илдар 3 урын, 60 кг авырлык категориясендә Макарова Вера 3 урынга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International