Ел саен 20 ноябрьдә Бөтендөнья бала хокуклары көне билгеләп үтелә, ул бик мөһим документны – бала хокуклары Конвенциясен кабул итүгә багышланган иде. Кичә фәнни хезмәткәрләр беренче мэктэп 5 нче «Б» сыйныфы укучылары белән сыйныф җитәкчесе Надежда Федоровна «бала булу хокукы»дигән чара үткәрделәр.
Балаларның хокуклары гомум кешелек хокукларының бер өлеше булып тора. "Кеше хокуклары гомум декларациясе" ндә балаларның җәмгыятьтәге аерым хәле билгеләнә һәм аларда кеше хокукларының барлык халыкара принциплары да тарала, дип ассызыклана.
Чараның максаты балаларны «Бала хокуклары» турында Конвенция белән таныштыру, дискуссия алып бара белү, үз фикереңне әйтә белү, үз фикереңне яклый белү, үз хокукларың өчен җаваплылыкны аңларга ярдәм итү иде. Әкият геройлары мисалында кешенең хокуклары ничек бозылуын күрсәттеләр. Балалар үз вазифаларыннан башка хокукларның булмавын, хокуксыз вазифалар булмавын аңладылар.