Зәй эшмәкәре инвалидларны эш белән тәэмин итте

2018 елның 23 ноябре, җомга
Физик мөмкинлекләре чикле булган ике зәйле икмәк пешерүче булып эшләячәк. Зәй шәһәреннән шәхси эшмәкәр Оксана Арсланова инвалидлар өчен эш урыннары булдырды. Аның бизнесы җәмәгать туклануы, ресторан һәм кафе эшчәнлеге белән бәйле. Эшмәкәр яңа мич, плитә һәм камыр ризыклары пешерү өчен кирәкле техника сатып ала. Булачак эш урыннарын Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге белгечләре тикшерде. Алар җиһазларның документларын өйрәнде һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр эшләячәк бүлмәне карады. Эшмәкәр Оксана Арсланова халык мәшгульлеге өлкәсендәге программада катнаша. Инвалидларга эш урыннары булдыру өчен киткән чыгымнар Татарстан Республикасы бюджетыннан капланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International