"Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә актив пенсионерлар өчен "Көзге бал» узды

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе
28 ноябрь көнне "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында эшләп килүче "Пульс» клубында актив пенсионерлар өчен "Көзге бал» узды, ул Халыкара Әниләр көненә багышланды. "Көзге бал" бәйрәмендә Зәй муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗина Эльмира Габделхак кызы катнашты. Үзенең сәламләү сүзендә ул клубка йөрүчеләрне бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек һәм актив озын гомер, үзләренең оптимизмнары һәм яшәү дәртләре белән башка пенсионерларга үрнәк булуларын теләде. Көмеш волонтерлар булган «Пульс» клубының иң актив пенсионерларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. "Пульсиночкалар» бәйрәм барышында үзләренең бай иҗади потенциалларын күрсәттеләр: биеделәр, элеккеге җырларны башкардылар, төрле конкурсларда көч сынаштылар. Көз, гадәттәгечә, үзенең бүләкләре: җиләк-җимеш, яшелчәләре белән дан тота. Нәкъ менә шуңа күрә иң яхшы көзге ризыкка конкурс «Көзге бал»ның төп бизәге булды. Бәйгедән бер кеше дә читтә калмады диярлек, өстәл дә көзге күчтәнәчләрдән сыгылып торды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International