Эш бирүче көне

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Зәйдә “Эш бирүче көне” узды

29 ноябрь 2018 ел, пәнҗешәмбе

“Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә “Эш бирүче көне” узды, анда “Венские вафли” ҖЧШ вәкилләре катнашты.

Әлеге чарага эшсез һәм эш эзләүче гражданнар чакырылды, 5 вакансиядә 40 эш урыны тәкъдим ителде: кондитер, төяү-бушату эшләре белгече, мич операторы/формировка җиһазы операторы, салучы-төргәкләүче, сәнәгать һәм ярдәмче биналарны җыештыручы.

Чара кысаларында эш бирүчегә - претендентлар, ә эш эзләүчеләргә оешма вәкилләре белән шәхсән аралашырга, вакансияләр, эш шартлары, хезмәт хакы белән танышу мөмкинлеге тудырылды.  Үзләренә ошаган эш тапмаучы гражданнар Зәй мәшгульлек үзәге базасында  булган вакансияләр һәм “Россиядә эш” порталы мөмкинлекләре белән таныштырылды.

Ярминкәгә барлыгы 37 кеше килде, аларның 15есе даими эшкә юллама алды.

Эш урыннары белән кызыксынучылар Зәй мәшгульлек үзәгендә 8(85558) 7-15-46 телефоны аша тулырак мәгълүмат ала ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International