Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан кредит суммасы арттырылды, хәзер аны залогсыз алырга мөмкин. Ул 1 миллион сумга кадәр арткан. Бу яңалыклар бизнесны алга таба киңәйтү өчен, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен каралган. Еллык 7,5 процент белән ташламалы займны ел ахырына кадәр физик зат поручительлеге һәм «ТР Гарантия фонды» поручительлеге булганда алырга мөмкин. Финанс ярдәме чаралары турында тулырак мәгълүматны 524-90-90 телефоны буенча белергә була. Консультацияләр шулай ук ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан Петербург урамы, 28 йорт адресы буенча, Эшмәкәр йортында күрсәтелә.