Зәйдә"Мәрхәмәтле йөрәк көне" дигән чара үтте

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе
Безнең илдә ел саен инвалидлар декадасы үтә. Бу аеруча мохтаҗ балаларга ярдәм итү өчен менә дигән мөмкинлек. 3 декабрь көнне Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге "Мәрхәмәтле йөрәк көне» дигән чара үткәрде, анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр чакырылган иде. Бәйрәмне оештыруда шулай ук хәйриячеләр дә катнашты. Чара «Конфетти» уен бүлмәсе базасында узды, күңелле музыка астында балалар батутларда уйнадылар, таулар һәм карусельдән шудылар. Зәйнең 4нче урта мәктәбе укучылары матур уен программасын күрсәттеләр. Ә HOME Café җитәкчесе Мельников Денис Олеговичтан тапшырылган күчтәнәчләр балалар һәм аларның әти-әниләре өчен тагын бер күңелле сюрприз булды. Бу гаиләләр көн саен мөстәкыйль рәвештә уза алмаган авырлыклар белән очраша. Мондый чаралар ярдәмендә без аларга аларның ялгыз түгеллеген аңларга булышабыз, тормышка уңай мөнәсәбәтне сакларга өндибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International