ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген районында өченче чакырылыш Зәй муниципаль районы һәм шәһәре Советының уртак утырышы узды. Утырышны муниципаль район  һәм шәһәр Советы  рәисе Р. Г. Кәримов алып барды. Анда шулай ук Зәй муниципаль районы һәм  шәһәре Советы, Башкарма комитетының җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, район палаталары рәисләре, дәүләт органнарының территориаль бүлекләре, хокук саклау органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Көн тәртибе буенча депутатлар 7 мәсьәлә карадылар, тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Бүген республиканың яшь буынына Ватаныбызны чәчәк атучы, имин, куәтле итәргә зур бурычлар йөкләнде. Әлеге игелекле эшчәнлеккә Зәй муниципаль районының эшләүче яшьләре дә үз өлешен кертә.

18 декабрьдә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы студентлар отрядлары юбилеен билгеләп үттеләр. Анда "Елның студентлар хезмәт отряды - 2018" республика конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. Аның нәтиҗәләре буенча, Зәй муниципаль районы “Студент отрядлары үсеше эшчәнлегендә, иң яхшы муниципаль берәмлек” номинациясендә җиңүче булды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. В. Чапковка, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева сертификат тапшырды.

Зәй муниципаль районы мәктәпләрендә ел дәвамында бик күп кызыклы чаралар узды. 18 декабрь көнне язучы елы ябылуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу чара бик күркәм бәйрәм булып килеп чыкты, спектакль һәм концертларда балалар белән бергә педагоглар да чыгыш ясады. Тамашачы театральләштерелгән тамашаларның матур фрагментларын, ягымлы җырлар һәм күңелгә үтеп керердәй шигырьләрне аеруча истә калды. Ә иң мөһиме, балалар әдәбиятыбыз һәм аның балкышы булган бөек язучы Лев Николаевич Толстой турында тагын да күбрәк белделәр.

18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

18 декабрь көнне музей хезмәткәрләре паркта «Без Кыш бабайдан курыкмыйбыз» исеме астында спорт уеннары үткәрделәр. Бу көнне 6 нчы мәктәпнең 5 «В» сыйныфы укучылары паркның төзелү тарихы һәм аны булдыру идеясен кем тудыруы хакында белделәр. Зәй җирендә искиткеч гүзәл ял итү урынын төзү инициаторы Ринат Шәех улы Фәрдиев турында зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган күп санлы сорауларга җавап ишеттеләр. Балалар өчен парк тарихы һәм анда урнашкан объектлар белән бәйле берничә бирем әзерләнде, һәр күпердә конкурсларда үткәрелде. Бу үзенчәлекле чара алар күңелендә аерым бер урын алыр.

Бүген VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин, Түбән Кама округыннан сайланган депутатның актив һәм нәтиҗәле эшен билгеләп үтте. Парламентның түбән палатасы рәисе Айрат Хәйруллинга «Закон чыгару эшчәнлегенә һәм парламентаризм үсешенә зур өлеш керткән өчен» Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Рәхмәт хатын тапшырды.
Бүген Казанда Татарстан муниципаль берәмлекләре Советының XIII съезды уза. Съезд эшендә Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация дә катнаша. Съезд башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика бәйгесендә җиңүчеләргә “Нива” машиналары һәм мунициципаль районнар башлыкларына яңа мәктәп автобуслары ачкычлары тапшырды. Зәйдән микроавтобуслар татар гимназиясе һәм коррекция мәктәбенә бирелде. “Нива” автомобиле ачкычы алучылар арасында Зәй районыннан Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев, Кадер җирлеге башлыгы Рәис Нуруллин да бар.
Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры урынбасары Ләйсән Хафизова һәм хезмәт белән тәэмин итү һәм махсус программалар бүлеге белгече Эльвира Степанова 14-15 декабрь көннәрендә Яр Чаллыда узган “Территория успеха” дип исемләнгән шәһәр яшьләр һөнәри юнәлеш форумында катнашты. Алар берничә секция һәм мастер-классларда булды. Аерым алганда, “Киләчәккә караш” проект сессиясе эшендә, WorldSkills компетенцияләре буенча оештырылган дәресләрдә һәм, хезмәттәшләре тәҗрибәсе белән танышу максатыннан, Яр Чаллы шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге оештырган чарада катнашты. Форум кысаларында Зәй мәшгульлек үзәге вәкилләре алга таба хезмәттәшлек итү өчен оештыручылар белән элемтә урнаштырды.

17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 10-28 ноябрендә район һәм шәһәрдә «“Туган авыл җырлый” хор коллективлары һәм ансамбльләре фестиваль - конкурсы узды. Конкурста 34 коллектив, 550 кеше катнашты. 14 декабрь көнне «Энергетик " мәдәният йорты сәхнәсендә фестивальнең гала-концерты булып узды, анда конкурсның иң яхшы коллективлары катнашты, фестиваль җиңүчеләре дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнде: Югары Мәлем мәдәният йорты «I дәрәҗә диплом», Аксар авыл мәдәният йорты “II дәрәҗә диплом”, Сарсаз - Баграж авылы мәдәният йорты һәм Түбән Биш авылы мәдәният йорты «III дәрәҗә диплом”га ия булдылар. Номинацияләр буенча: «Иң яхшы хор» -Югары Мәлем авылы мәдәният йорты, «Иң яхшы вокаль ансамбль» - Иске Маврин авылы һәм Кармалы авылы клублары, «Иң яхшы балалар вокаль ансамбле” (“Бишкәй”)- Түбән- Биш авылы мәдәният йорты, («Сандугач”)- Сарсаз-Баграж авылы мәдәният йорты, «Иң яхшы фольклор ансамбле” ( “Палан”)- Гүлкин авылы мәдәният йорты, (« Җәүһәр”) -Имәнлебаш мәдәният йорты, “Иң яхшы гаилә ансамбле» ( Сәгыйдуллиннар гаилә ансамбле)- Бура-Киртә авылы мәдәният йорты, “Иң яхшы инструменталь ансамбль» (“Юлдаш")-Түбән- Биш авылы мәдәният йорты.

2018 елның 16 декабрендә спорт-сәламәтләндерү комплексында "Зәй балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе" беренчелегенә грек-рим көрәше буенча ярышлар узды. Урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Минһаҗев Салават, 2 урын - Хисмәтов Булат, 3 урын - Гәрифуллин Әхмәт һәм Нуруллин Госман. 29 кг авырлык категориясендә: 1 урын - Спирин Глеб, 2 урын-Гладков Денис, 3 урын - Аксаков Дмитрий һәм Сөләйманов Гадел. 32 кг авырлык категориясендә: 1 урын-Кубилин Дмитрий, 2 урын-Романов Герман, 3 урын-Бывальцев Роман һәм Шакиров Кирилл. 35 кг авырлык категориясендә: 1 урын-Маврин Тимур, 2 урын - Талибуллин Марат, 3 урын - Денисов Ян һәм Зәйнуллин Тимур. 36 кг авырлык категориясендә: 1 урын - Исломов Руслан, 2 урын-Чурбанов Максим, 3 урын - Латыйпов Антон һәм Садриев Денис. 44 кг авырлык категориясендә: 1 урын - Хисамиев Илдар, 2 урын - Вәлиәхмәтов Әмир, 3 урын - Волков Вениамин һәм Мортазин Әнвәр. 48 кг авырлык категориясендә: 1 урын - Пирогов Данил, 2 урын-Гудошников Данил, 3 урын - Вяльшин Артур һәм Борһанов Дилияр. 50 кг авырлык категориясендә: 1 урын - Дунаев Андрей, 2 урын-Петров Александр, 3 урын - Бакеев Иван һәм Байрашев Оскар. 68 кг авырлык категориясендә: 1 урын - Зотов Иван, 2 урын-Корнилов Виктор, 3 урын - Козлов Дмитрий һәм Храмов Григорий. 85 кг авырлык категориясендә: 1 урын - Исломов Рөстәм, 2 урын-Сюсарев Аким, 3 урын - Каргин Андрей һәм Брецов Данил.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International