Зәй муниципаль районы, "Елның студентлар хезмәт отряды - 2018" республика конкурсы җиңүчесе

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

18 декабрьдә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы студентлар отрядлары юбилеен билгеләп үттеләр. Анда "Елның студентлар хезмәт отряды - 2018" республика конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. Аның нәтиҗәләре буенча, Зәй муниципаль районы “Студент отрядлары үсеше эшчәнлегендә, иң яхшы муниципаль берәмлек” номинациясендә җиңүче булды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. В. Чапковка, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева сертификат тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International