Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре хезмәттәшләре тәҗрибәсен өйрәнде

2018 елның 18 декабре, сишәмбе
Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры урынбасары Ләйсән Хафизова һәм хезмәт белән тәэмин итү һәм махсус программалар бүлеге белгече Эльвира Степанова 14-15 декабрь көннәрендә Яр Чаллыда узган “Территория успеха” дип исемләнгән шәһәр яшьләр һөнәри юнәлеш форумында катнашты. Алар берничә секция һәм мастер-классларда булды. Аерым алганда, “Киләчәккә караш” проект сессиясе эшендә, WorldSkills компетенцияләре буенча оештырылган дәресләрдә һәм, хезмәттәшләре тәҗрибәсе белән танышу максатыннан, Яр Чаллы шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге оештырган чарада катнашты. Форум кысаларында Зәй мәшгульлек үзәге вәкилләре алга таба хезмәттәшлек итү өчен оештыручылар белән элемтә урнаштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International