Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы съездында катнаша

2018 елның 18 декабре, сишәмбе
Бүген Казанда Татарстан муниципаль берәмлекләре Советының XIII съезды уза. Съезд эшендә Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация дә катнаша. Съезд башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика бәйгесендә җиңүчеләргә “Нива” машиналары һәм мунициципаль районнар башлыкларына яңа мәктәп автобуслары ачкычлары тапшырды. Зәйдән микроавтобуслар татар гимназиясе һәм коррекция мәктәбенә бирелде. “Нива” автомобиле ачкычы алучылар арасында Зәй районыннан Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев, Кадер җирлеге башлыгы Рәис Нуруллин да бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International